

Каскад позывнойлы РФ Кораллы көчләре офицеры СВОда аның өчен иң авыр мизгел турында сөйләгән. Бу хакта “Новосибирские новости” бамасы хәбәр иткән.
Сугышчы – 2022 елдан махсус операция зонасында. СВОга ул “син махсус операциядә катнашырга тиеш” дип шалтыратканнан соң киткән.
Офицер сүзләре буенча, аның өчен иң авыр момент хезмәттәшләре арасыннан беренче югалту булган. Солдат яраланган, әмма аны госпитальгә илтеп өлгермәгәннәр. “Соңыннан, барлык кичергән хәлләрдән соң ул кадәр куркыныч булмады. Дроннар да һөҗүм итте, артиллерия дә, миномет уты да яудырдылар – нәрсә генә булмады инде... Андый вакытларда кайчак блиндажда утырып, кофе эчкән чаклар да булды. Өйрәнәсеңдер инде”, – дип сөйләгән “Каскад”.
Якын киләчәктә СВО тәмамланып, исән-сау кайтып, тыныч тормышка өйрәнергә язсын. Уй-теләкләребез, догаларыбыз шул хакта.
Чыганак: lenta.ru