Дәүләт Думасы СВО ветераннарына яңача отпуск бирүне хуплады

Әмма бу ялның бер "әтнәкесе" бар...

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Дәүләт Думасы соңгы укылышта Украинадагы махсус хәрби операция ветераннарына отпускны яңача бирү турындагы законны кабул итте.

Хупланган законда сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына елына 35 календарь көнгә кадәр отпуск бирү каралган. Шул ук вакытта сүз хезмәт хакы сакланылмаган ял турында бара.

Закон проекты авторлары билгеләп үтүенчә, алар Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре, шулай ук Украина территорияләрендә СВО барышында бурычларны үтәү өчен җибәрелгән кешеләрнең билгеләнгән срокны эшләп бетергәннән соң яки нигезле сәбәпләр аркасында вакытыннан алда командировкага җибәрелгәннән соң социаль якланганлык дәрәҗәсен арттыру максатын күз уңында тотканнар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас