

РФ Кораллы көчләре штурмчысы Алексей Александров СВО зонасында хәрби бурычын үтәү барышында ут астында өч яраланган иптәшен коткарган, аларны эвакуация ноктасына илтеп җиткергән. Бу хакта РФ Оборона министрлыгы хәбәр итте.
Ведомство мәгълүматы буенча, Александров штурм төркеме составында Украина Кораллы Көчләре позицияләрен яулап алган. Шуннан соң Русия солдатларына каршы артиллерия уты ачканнар, нәтиҗәдә берничә солдат яраланган.
"Ут астында калуга карамастан, Алексей Александров иптәшләрен үзйөрешле транспортерга төягән дә кыска вакыт эчендә медицина учреждениеләренә озату өчен эвакуация төркеме көткән ноктага кадәр илтеп җиткергән”, — дип хәбәр иттеләр оборона ведомствосында.
Чыганак: lenta.ru