“Дрон белән идарә иткәндә үземне кош итеп тоям”

БПЛА операторы үзенең хезмәте, кичергән эмоцияләре һәм фронттагы көнкүреше турында сөйләде.

Заманча хәрби хәрәкәтләрдә уңышны пилотсыз очу аппаратларын кулланмыйча күз алдына китерүе кыен. Бүгенге интервью – турыдан-туры махсус операция зонасыннан. Безнең сорауларга “Туча” кушаматлы БПЛА операторы җавап бирде. Язышуыбызның тәүге юлларыннан ук аның профессионал икәнлеген аңладым, “Туча” сорауларга тиз һәм төгәл җавап бирде.

Сез кайчаннан алып СВОда?

–2022 елның октябрендә мобилизацияләндем.

Баштан ук беспилотниклар белән эш итәсезме?

–БПЛА операторы булып 2023 елдан бирле хезмәт итәм.

–Моңа кадәр нәрсә белән шөгыльләндегез?

–Позицияләрдә оборонаны тоттык.

–Яраландыгызмы?

–Юк. Марьинкага кергәндә ут астында калдым. 10 секунд минем гомеремне хәл итте. Икенче урынга йөгереп бармаган булсам, сезнең белән әле сөйләшмәс идем. Мин яткан урынга миномёт снаряды төште.

Ә күккә карап бер мизгел тын калгач, беренче дрон тавышын ишеттем. Шунда мин дроннар фронтның киләчәге икәнен аңладым инде.

–Нинди наградаларыгыз бар?

–“СВО катнашучысы”, II дәрәҗә “Батырлык өчен", IV дәрәҗә Георгий тәресенә ия булдым.

Үз теләгегез белән БПЛА  операторы булдыгызмы әллә боерык буенчамы?

–Юк, үзем. Әле тәкъдим итмәгән чакларда мин YouTube-та видеолар карый башладым. Дроннар белән ничек эшлиләр икәнлеген карау кызыклы иде. Соңрак детальләр сатып алып, пенопласт, агач линейкалардан тәүге бортларны җыя башладым. Шундый очкычлар ярдәмендә  дошман җирлегендә разведка белән шөгыльләнермен дип уйлаган идем. Ул очкычлар ярдәмендә дошман тылын өйрәнермен дип хыялланган идем. Минем хоббины күргәч, БПЛА мәктәбендә укырга тәкъдим иттеләр. Мин ризалаштым.

–Дрон белән идарә итү җиңел түгел. Үзләштерү катлаулымы?

–Әгәр уен приставкасында практикаң булса, катлаулы түгел. Бар да синең нинди бортта очачагыңа бәйле. “Мавик” булса, зур бармаклар кирәк, аларда барысы да оча ала. Әгәр инде FPV-технологияләр һәм самолетлар булса, остарырга кирәк. Әле дә хәтеремдә, беренче атнада пульттагы стикларны дөрес тотарга гына өйрәнә алдым. Минем имән бармагым сынган, азрак дөрес бөгелми. Авыр булды инде, әмма мин бирешмәдем, миннән нәтиҗә көтүләрен аңлый идем, шуңа үземнең өйрәнәсем килде.

Беренче тапкыр полигонда дрон белән идарә итә башлаган көн җилле иде. Дрон еракка очты. Бик күп эмоцияләр кичерелә бу вакытта, күзлектә булганга күрә бераз баш та әйләнә. Аннары бик биеккә күтәрелде. Мин һәрвакыт очарга хыялландым. Очучы булмадым, ә менәә дрон белән идарә иткәндә үземне кош итеп тоям. Искиткеч хис-тойгылар, аларны аңлатып бетереп булмый. Күзләр исә күзлектә соңрак өйрәнеп китә, үзеңне судагы балык кебек хис итәсең.

Интервьюның дәвамын сылтама аша укый аласыз.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас