Түрәләр СВО сугышчысының яуда алган гариплеген танудан баш тарткан

Чиновникларның башбаштаклыгына шаккатарлык!

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Курган өлкәсендә  СВО сугышчысы хокукларын бозган өчен түрәләр җавап тоткан. Бу хакта төбәкнең прокуратурасы үзенең Телеграм-каналында хәбәр итә.

Ир-ат яуда каты яраланган һәм аңа инвалидлык төркеме бирелгән. Әмма вәкаләтле вазифа биләүче затлар сугышчының җәрәхәтне хәрби хәрәкәтләр вакытында алуын билгеләмәгән. Гаделлекне тергезер өчен СВО ветераны күзәтчелек ведомствосына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.

Бу мәсьәләне прокуратура өйрәнгәч, инвалидлык сәбәбе үзгәртелгән. Моннан тыш, өч чиновникны дисциплинар җаваплылыкка тарттырганнар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас