

Башкортстанда яшәүчеләр СВО зонасында пилотсыз системалар гаскәрләре составында хезмәт итәр өчен РФ Оборона министрлыгы белән актив рәвештә контракт төзи. Доброволецның мөрәҗәгать иткән вакыттан алып хәрби частька юллануына кадәр 2-3 көн үтә. Бу хакта контракт буенча гражданнарны хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры лейтенант Алмаз Абдрахманов белдерде.
Алмаз Абдахманов сүзләренчә, кандидат сайлап алу пунктына иртән килә дә теркәлү үтә һәм шунда ук хәрби-табиб комиссиясе белгечләренә юллана. Аннары ул анализлар тапшыра һәм башка медицина процедураларын уза, сайлап алу пункты хезмәткәрләре аңардан хөкем ителгәнме, юкмы икәнлеген һәм Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча башка шундый сорауларны ачыклый. Арытаба булачак БПЛА операторы профессиональ сайлап алу уза.
“Бар да яхшы булган очракта контакрт төзелә, кеше приказга эләгә һәм икенче көнне үк хезмәткә китә”, – дип аңлата Алмаз Абдрахманов.
Офицер аэлатуынча, Башкортстанда контракт буенча хәрби хезмәткә китү сораулары буенча онлайн мөрәҗәгать итәргә дә була. Беренчедән, башбат.рф сайтына керергә кирәк. Икенчедән, “Башкортстанның пилотсыз гаскәрләрендә хезмәт” чат-ботыннан куллана ала.
“Әлеге вакытта пилотсыз системалар операторларына җыю бара. Бу 18дән алып 25 яшькәчә хезмәт итүчеләр төп юнәлеш булып тора. Әмма без шулай ук машина йөртүчеләр, саперлар, поварлар кебек хәрби-исәп белгечлекләренә дә кандидатларны кабул итәбез. Чынында, Пилотсыз системалар гаскәрләренә операторларны гына түгел, башка белгечлекләр буенча да кабул итәләр”, – дип сөйләде Алмаз Абдрахманов.
Дроннар фронтта төрле хәрби бурычларны –разведка, мониторинглау, дошманның техникасын һәм тере көчен юк итү – үтәү сәбәпле, дрончыларның белгечлекләре дә полигонда өйрәнүләр вакытында билгеләнәчәк.
Алмаз Абдрахманов белдерүенчә, Башкортстан контрактчылары максатчан һәм әзерлеккә намуслы карый.
“Безнең бүгенге доброволецларыбыз – бу 45 яшькә кадәрге үз-үзләренә ышанган, техника белән мавыккан, үсешкән вак моторикалы, компьютерны яхшы белгән, физик яктан әзерлекле һәм белемле ир-атлар. Моннан тыш, алар хөкем ителмәгән”, – дип тасвирлады кандидат портретын лейтенант.
Шул ук вакытта барысы да сайлап алуны узмый. Мәсәлән, хатын-кызлар. Моннан тыш, яралану буенча хезмәттән азат ителгән СВО ветераннарын карамыйлар. Бу хәрби комиссариат теләге түгел, бу – РФ Оборона министрлыгының рәсми документында язылган таләпләр.
“Гаскәрләрнең яшь төре булса да, аның турында барысы да белмәсә дә, Уфада һәм Башкортстанда җыю тотрыклы уза. Шул ук вакытта без әйләнешләрне үстерәбез – кандидатлар саны көннән-көн арта”, – дип өстәде Алмаз Абдрахманов.
БРның хәрби комиссариаты агарту функцияләренең бер өлешен дә үз өстенә алган. Алмаз Абдрахманов сүзләренә караганда, инструкторлар, уку йортларына барып, студентлар белән әңгәмәләр үткәрәләр, пилотсыз системалар гаскәрләрендәге эшнең өстенлекләре һәм перспективалары турында сөйли.
Чыганак: bashinform.ru