СВО сугышчысын ялгышлык буенча хезмәт хакыннан мәхрүм иткәннәр

Мәсьәлә хәл ителерме, юкмы? 

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

СВО сугышчысын ялгышлык белән үз белдеге белән частьны калдырп киткән (СОЧ –самовольно оставивший часть. – Авт.) дип игълан иткәннәр. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында Дәүләт Думасы депутаты Максим Иванов сөйләгән.

Ни сәбәпле хата барлыккак илүен парламентарий аңлатмаган. Үз белдеге белән частьны кадырып киткән дип игълан иткәч, солдатка хезмәт хакы түләүне туктатканнар. Вакыт үтү белән сугышчының статусын үзгәрткәннәр, әмма аның алдындагы бурычны капламаганнар.

Килеп туган хәлне Иванов өйрәнгәннән соң гына уңай карар кабул ителгән. “Мәсьәләне тизләтергә ярдәм иттек”, – дип язган депутат, сугышчыга акчалар мартта түләнәчәк, дип өстәп. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас