12-13 февральдә Уфада СВО Ветераннары ассоциациясенең Бөтенрусия җыеннарына илнең барлык төбәкләреннән махсус хәрби операциянең 200гә якын ветераны җыелачак. Җыеннар Президент тарафыннан Русия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителгән елда Ассоциация чараларына старт бирәчәк.
Дәүләт суверенитетының таянычы буларак халыкларның бердәмлеге тиздән узачак җыеннарның төп темасы. Тере диалог форматында аларның катнашучылары киләсе елга Ассоциациянең “юл картасы”н формалаштырачак.
"2026 елны Русия халыклары бердәмлеге елы дип игълан итү идеясен хуплап, Президент безнең геройлар махсус хәрби операция барышында чын милләтара бердәмлекнең, сугышчан туганлыкның ачык мисалын күрсәтәләр, сугышта безнең барыбызның да бер халык икәнлегебезне исбатлыйлар, дип ассызыклады. Безнең Ассоциациянең бурычы фронттан кайтучы барлык сугышчыларны берләштерү, безнең алышта гына түгел, тыныч тормышта да бердәм булуыбызны исбатлау", – дип сөйләде СВО ветераннары ассоциациясенең башкарма директоры Дмитрий Афанасьев.
"Республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның “Барысы да җиңү өчен” шигаре астында иң мөһим Юлламасыннан башланган елда Башкортстан өчен Ассоциациянең Бөтенрусия җыеннарын үзендә кабул итү – зур дәрәҗә. Бүген безнең төп бурычларыбыз – ветераннарны тыныч тормышка берләштерү, аларга ярдәм итү һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү. Башкортстан инде ветераннар белән системалы эштә лидер булып тора, һәм бу җыеннар иң яхшы тәҗрибәләр алмашу өчен көчле импульс булачак. Без ышанабыз, фронтта сыналган сугышчан туганлык рухы безнең бөтен Русия файдасына уртак иҗади хезмәтебез өчен нигез булыр", – дип билгеләп үтте БРның СВО Ветераннары ассоциациясе рәисе Оскар Ситдыйков.
Махсус хәрби операция ветераннары хәрбиләрне социализацияләү һәм эшкә урнаштыру буенча тәҗрибә уртаклаша. 2026 елга планлаштырылган эзләү экспедицияләре һәм СВО барышында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү һәм хәбәрсез югалган сугышчыларны эзләү буенча эшләр турында фикер алышу узачак. Җыеннарда аерым игътибарны Ассоциациянең террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш эшчәнлегендә катнашуына, ил халыклары бердәмлегенә башка чакыруларга бирәчәкләр.
Җыеннарның икенче көненең төп вакыйгасы эшлекле уен булачак, аны РФ Президенты Владимир Путин каршындагы Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе экспертлары үткәрәчәк. Аның барышында СВО Ветераннары ассоциациясе 2026 елда ил күләмендә дә, аерым төбәкләрдә дә гамәлгә ашырачак проектлар формалаштырылачак һәм эшләп бетереләчәк.