Җиңү безнеке булачак!

«Волк» позывнойлы яугир үзенең хәрби юлы һәм фронтта булган сынаулар турында сөйләде.

Бакалы районы Казанчы авылы егете, бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында «Волк» позывнойлы яугир үзенең хәрби юлы һәм фронтта булган авыр сынаулар турында сөйләде. Төньякта эшләп йөргән егет, иптәшләре үрнәгендә, 2024нче елда үз теләге белән Ватан иминлеген сакларга киткән.

-Сез ничек махсус хәрби операциягә китәргә тәвәккәлләдегез?

-Мәктәптә дә, лицейда да, гаиләдә дә безне Ватанны яратырга өйрәттеләр.
МХО башлангач, күп кенә дусларым, танышларым контракт төзеп, шунда юлланды. Дусларым фронтка киткәч, мин дә читтә кала алмавымны аңладым. 2024нче елда Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзедем.

Башта Новосибирск шәһәрендә урнашкан элиталы махсус бүлекчәгә (спецназ) эләктем. Тиздән «Гром» ротасында БПЛА исәпләмәсе шоферы булырга тәкъдим иттеләр. Ике атнадан инде мин алгы сызыкта идем.

-Дроннар белән эш итү – катлаулы гамәл. Башта авыр булдымы?

–Әйе, без заманча технологияләр — пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) белән эшлибез. Тәүге мәлләрдә разведка самолетлары белән идарә итүче белгечләр аз иде. Яугирләр УАЗ («буханка») машинасында яшәделәр һәм дежур тордылар. Машина тулысынча «Ланцет» дроннары белән йөкләнгән иде.

Без мобиль төркем буларак эшләдек. Дронны очырганнан соң, эзләрне яшереп, тиз арада позицияне алыштыра идек. Операторлардан боерык килү белән, дошманның маскировкаланган бронетехникасына һөҗүм итү өчен «Ланцет»ны күккә күтәрдек.

-Дошман да тик ятмый. Аларның дроннары еш комачаулыймы?

-Алар куркыныч тудырып кына тора. Былтыр язгысын мин, шулай ук «Ангел» һәм «Белый» позывнойлы иптәшләрем  дошман дроннары һөҗүменә дучар булдык.

«Белый»ның үпкәсенә, бронежилет астына кыйпылчык керде. Шок хәлендә ул тагын 100 метр чамасы йөгерде, аннары аңын югалта башлады. Мин аны су ага торган зур торба эченә сөйрәп керттем, бронясын салдырып, беренче ярдәм күрсәтә башладым. 

Үзем дә яраланган булуыма карамастан, юлга чыгып, үтеп баручы машинаны туктаттым һәм авыр яралы иптәшемне эвакуацияләүгә ирештем.

Кызганычка каршы, «Белый» алган яраларыннан һәлак булды. Күрсәткән батырлыгы өчен ул үлгәннән соң «Каһарманлык» ордены белән бүләкләнде. Ә мин  – «Батырлык өчен» медаленә лаек булдым.

-Сездә, егетләрдә рух көче югарымы?

-Бик югары. Әлбәттә, бер генә солдатка да, офицерга да җиңел түгел.  Тик без җиңүнең безнең якта булачагына ышанабыз! Безнең хәрби рухны сындырып булмый! 

Бакалы районының Шәйморатов исемендәге волонтёрлар штабы җитәкчесе Нина Дырнаевадан Юлай Низаев язып алды.  

Автор:Юлай Низаев
Читайте нас