“Спартак” позывнойлы сугышчы дроннарның беренче класслы операторы булып киткән. Зирәклеге, техник күнекмәләре һәм рух көче аны хәзерге армиянең алгы сызыгына алып килде. Русиядә пилотсыз системалар гаскәрләре булдырылды, һәм аның кебек белгечләр — илебез терәге. Бүген “Спартак" ватанын джойстик һәм видеокамера ярдәмендә саклый, ә иртәгә аның уникаль тәҗрибәсенә тыныч тормышта ихтыяҗ булачак.
Безнең редакция "Спартак" белән танышты. Егет БПЛА операторы булып хезмәт итә икән.
Сугышчы районның кечкенә авылларының берсендә туып-үскән. Магнитогорск төзелеш-монтаж техникумын тәмамлаган, машинист белгечлеге алган. Армия бурычын пехота гаскәрләрендә үти.
Сугышчы хәрби хезмәткә 2022 елның көзендә чакырылган, ул вакытта аны Русия армиясе сафларына мобилизацияләгәннәр. Хәрби әзерлектән соң аның фронт юлы башлана. Бервакыт разведтөркем командиры аңа үзен бөтенләй яңа өлкәдә – БПЛА операторы сыйфатында сынап карарга тәкъдим итә. “Спартак” кыр шартларында инструкторда бер ай дәвамында җентекләп өйрәнүләр уза һәм хәрби вахтага баса. Ике ел элек Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән ул.
– БПЛА операторы эштә нинди сыйфатлар ярдәм итә?
"Беренчедән, оператор компьютер техникасын белергә тиеш, – ди “Спартак”. Аның кул моторикасы яхшы үсешкән булырга тиеш. Картографиядә ориентлаша белү – шулай ук мөһим кагыйдәләрнең берсе. Шулай ук чыдамлык кирәк. Тагын информатика, математика һәм инглиз теле буенча яхшы белемнәр кирәк"
“Спартак" ның инде үз кагыйдәләре бар, ул аларны төгәл үти: эшкә керешкәнче үзенә ышанып тапшырылган техниканы һәм сугыш кирәк-яракларын җентекләп тикшерә. Барысы да сәгать кебек көйле эш итәргә тиеш. Шуннан соң оператор үз хәвефсезлеген тәэмин итә һәм кизү тора башлый: разведка алып бара, мәгълүмат тапшыра, максатларны билгели һәм, кирәк булса, һөҗүм ясый.
"Без теләсә нинди һава торышында эшлибез, әмма томан булганда барыннан да катлаулырак. Алгы сызыкның төп линиясеннән 1 километрдан 6 километрга кадәр ераклыкта торабыз", – дип дәвам итә “Спартак”. – Штурм төркемнәрен озату да безнең бурычыбызга керә. Безнең оперативлыкка күп кешеләрнең гомере бәйле, шуңа күрә без аеруча җыйнак һәм мобиль булырга тиеш".
Озакламый якташыбыз туган ягына ялга кайтырга ниятли, анда аны гаиләсе көтә. Солдатның әти-әнисенә яңа, үзенчәлекле гаскәрнең беренче сафларына эләккән батыр улын тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт әйтәсе килә. Ә “Спартак”ның кыюлыгына шик юк: аның хезмәте Батырлык ордены белән билгеләнгән.
Пилотсыз гаскәрләр турындагы тулырак мәгълүматны түбәндәге ресурсларда алырга була:
-башбат.рф сайтында;
- ТГ чат-ботында;
-МАХ чат-ботында.
Сугышчы турында тулырак мәгълүмат "Абзелил" гәзитендә.