Башкортстаннан СВО катнашучысы дроннар операторы булган

Дөньяларның тизрәк тынычлануын телибез!

Фёдоровка районы хакимиятенең социаль челтәреннән.Фёдоровка районы хакимиятенең социаль челтәреннән.
Фото:Фёдоровка районы хакимиятенең социаль челтәреннән.

Фёдоровка районыннан СВО катнашучысы фронтта БПЛА операторы вазифасында бурычлар башкарыр өчен махсус әзерлек үткән. Бу хакта  район хакимияте башлы Венер Насретдинов хәбәр итте. Ул кыска вакытлы ялга кайткан хәрби белән очрашкан.

БПЛА операторы Венер Насретдиновка алгы сызыктагы хезмәте, туган яктан килгән гуманитар ярдәм һәм матди-техник тәэмин ителеш турында сөйләгән. Ул СВО катнашучылары һәм аларның гаиләләренә күрсәтелгән ярдәм өчен район хакимиятенә һәм волонтёрлар штабына рәхмәтләр җиткерде.

Без моңа кадәр Телеграмда “Служба в беспилотных войсках Башкортостан” чат-боты үз эшен башлавы турында хәбәр иткән идек. Виртуаль ярдәмче Русия Кораллы көчләренең БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итү турындагы барлык актуаль сорауларга җавап алырга ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, Башкортстанда контракт буенча хезмәткә кагылышлы башбат.рф сайты яңартылды. Портал СВО зонасында хезмәт итәргә теләүчеләр өчен БПЛА гаскәрләре өтенлекләре турындагы мәгълүмат белән тулыландырылды.

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең төп өстенлекләрен искә төшерәбез. БПЛА операторлары өчен югары хәвефсезлек дәрәҗәсе тәэмин ителгән. Аларның хезмәте алгы сызыктан еракта бара.

Шулай ук Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып срокка төзелә, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Сугышчы  эштән китә яки яңа контракт төзи алачак.

Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта хәрбине аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.

БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Социаль пакетка законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр керә.

Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Югары уку йортларында укучылар, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде бюджет бүлегендә белем алуга кире кайтырга хокуклы.

Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү бар. Дошман максатларына уңышлы һөҗүм итүчеләргә 50 меңнән 500 мең сумга кадәр акча каралган.

Шушы  һәм башка мөһим мәгълүматны БПЛА гаскәрләре сафларында хезмәт итү белән кызыксынучылар башбат.рф сайтында, шулай ук 122 номерыннан белә алалар.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас