Барлык яңалыклар

Солдат белән сөйләшкән укучы кыз күз яшьләрен тыя алмаган

СВО Бөек Ватан сугышыннан озаграк бара...

Ренат Таюпов.
Фото: Ренат Таюпов.

10 сыйныф укучысы СВО катнашучысы белән сөйләшкәннән соң күз яшьләрен тыя алмаган. Бу хакта “Вести Алтай” телеканалы хәбәр итә.

Унынчы сыйныфта укучы кыз даими рәвештә СВОзонасына хатлар яза икән. Күптән түгел үсмер белем алган мәктәпкә бер сугышчы шалтыраткан. Солдат белән сөйләшкәннән соң кыз әңгәмә эчтәлеген елый-елый сөйләгән.

Солдат үсмер кызга сөйләвенчә, ул аның бер хатын алган. Кинәт искән җил хатны сугышчы кулыннан тартып алган һәм ул очып киткән. Ул конвертны тоарга тырышып читкә йөгергән. Бу мизгелдә берничә секунд элек кенә солдат белән янәшә булган төркемне ВСУ дроны каплаган. Җил очырган хат артыннан  йөгергән солдаттан башка беркем исән калмаган...

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас