Барлык яңалыклар

Кече Ватанның олы патриоты

Яугир Данис Данил улы Шәяхмәтов махсус хәрби операция башланган көннән бирле алгы сызыкта. Ул батыр яугир генә түгел, ә үзенең кече Ватанының олы патриоты да.

“Дон” позывнойлы батыр яугир Чакмагыш районы Иске Чупты авылында туып үсә. Яңа Коты урта мәктәбен тәмамлагач, Башкортстан аграр-технология колледжы филиалында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. 2019 елда чын ир-егет буларак,  Русия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә юл тота. Аннан кайткач, ике ел дәвамында “Үзәк” машина-технология станциясенең Чакмагыштагы филиалында механизатор булып эшли.

Артабан Данис язмышын хәрби хезмәт белән бәйли. Махсус хәрби операция башлану белән иптәшләре белән беррәттән илебез сагына баса. Әти-әнисе бу карарга бик борчыла. Әтисе Данил Җәвит улы да авыл хуҗалыгында эретеп-ябыштыручы булып эшли. Әнисе Миләүшә – хуҗабикә. Алар гаиләдә алты бала, Данис – иң олысы.  Бүгенге көндә ул әти-әнисе, биш кече туганының терәге һәм горурлыгы.

“Без – чакмагышлылар, бирешмибез!”, –  ди Запорожьеда хезмәт иткән  “Дан” позывнойлы көчле рухлы якташыбыз. Менә инде дүрт ел дәвамында ул илебез мәнфәгатьләрен яклый. Елына ике тапкыр кыска вакытлы ялга кайта. Әле дә ул гаиләсе, эне-сеңелләре янына кайткан. Шул вакытта укып чыккан туган мәктәбен дә онытмый – яугир анда барып, укытучыларының хәлен белешеп, укучылар белән ватанпәрвәрлек рухында узган очрашуларда катнаша.

12 февральдә якташыбыз янә Ватан сагына баса. Батыр йөрәкле яугирнең тизрәк Җиңү яулап, туган ягыбызга бөтенләйгә исән-имин әйләнеп кайтуын телик!

 

Фото: Данилның шәхси архивыннан

Читайте нас