Барлык яңалыклар

Дрон ярдәмендә күчтәнәч тапшырганнар

Бу юлларны язганда күзгә яшьләр килә...

Ренат Таюпов.
Фото: Ренат Таюпов.

Русия сугышчылары СВОның  Константиновка юнәлешендә пилотсыз очучы аппарат ярдәмендә тылда хәрби бурычларын үтәүче солдатны туган көне белән котлаган. Бу хакта РИА Новости  пилотсыз системалар бүлеге командиры, Балас позывнойлы сугышчыга  сылтанып язган.

“Без егетләр белән кем нәрсә булдыра ала, җыйдык:  шоколадлар, газировка шешәсе. FPV-дрон аша аңа бу посылканы җибәрдек һәм радиоэлемтә аша котладык”, – дип сөйли Балас.

Иптәшләре өчен җыйган татлы бүләккә ике Bounty шоколады, мюсли, ике банка куертылган сөт һәм ярты литр газировка кергән.

Бу юлларны язганда күзгә яшьләр килә... Тизрәк бетсен иде махсус хәрби операция... 

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас