Сер түгел, СВО зонасында алгы планга пилотсыз очучы аппаратлар алгы планга чыкты. Гаскәрләрнең бу яңа төре хәрби хәрәкәтләр барган җирдә өстенлек итә һәм Русия сугышчылары күктә алдынгылыкны яулый. Соңгы арада еш кына кешеләр РФ Оборона министрлыгына аларны дроннар операторлары итеп алуларын сорап килә.
Шул ук вакытта БПЛА операторлары хезмәте гаять зур фидакарьлек, чыдамлык һәм үзконтроль таләп итә. Аларның эше бик мөһим һәм Русия гаскәрләренең алга баруында зур әһәмияткә ия. Бу хакта Русия Герое Миңнегали Шайморатов исемендәге башкорт батальонының пилотсыз очу аппаратлары взводының расчет начальнигы, Донецк Халык Республикасы Герое “Африка” позывнойлы сугышчы сөйләде.
“БПЛА операторларына корыч холыкка һәм чыдамлылыкка ия булырга кирәк. Аларга берничә сәгать дәвамында күзәтергә, мониторингларга һәм карарлар кабул итәргә кирәк”, – ди “Африка”.
“Африка” чыгышы белән Бишбүләк районыннан. Республикада Шәйморатов исемендәге тәүге башкорт батальоны төзү турында игълан иткәч тә, ул аның составына кергән. Гәрчә, аның сүзләре буенча, Оборона министрлыгы белән контракт төзү өчен документлар моңа кадәр әзер булса да. Сугышчы СВО башлану белән фронтка барырга карар иткән идем, ди.
“Тиз карар кабул иттем. Минем дусларым инде СВО зонасында иде. Минем үземнең дә контракт буенча хезмәт тәҗрибәм бар иде. Шуңа мине нәрсә көтәсен аңлап тордым”, – ди сугышчы.
“Африка” ничек БПЛА операторы булуын сөйләде. Хәрби әзерлек үткән вакытта аны укчы итеп билгеләгәннәр. Бермәлне тренировкалар вакытында ул кулын җәрәхәтләгән. Әмма лазаретта ятарга уйламаган да. Шул вакытта полигонга инструкторлар килгән, алар сугышчыларга дроннарның хәрби хәрәкәтләр барышындагы роле турында сөйләп биргән. “Африка” тик ятарга теләмичә шул курсларга йөри башлаган һәм БПЛА белән эш итү ысулларын өйрәнгән. Аңа бу шулкадәр кызыклы булган ки, инструкторлар тәкъдим иткән курслар “Африка”ның алдагы юлын хәл иткән.
“Беспилотниклар белән идарә итәргә өйрәнү җиңел булды. Әмма ахыргы тәҗрибәне алгы сызыкта тупладым. Аннары мине Русия Герое, легендар Владимир Артемович Жога исемендәге республика пилотсыз системалар үзәгенә укырга җибәрделәр. Анда инде миңа хәрби әзерлек үткәндә барлыкка килгән кайсыбер сорауларга җаваплар гына аласы калган иде. Мин укыганда “мавик”лар һәм аңа охшаш “кош”лар очрый иде инде, әмма тәүге вакытларда без бөтенләй аларны күрмәдек диярлек. Күрсәк тә әллә ни игътибар итмәдек. Соңрак аларга гадәтигә әйләнде инде”, – дип исенә төшерә “Африка”.
Сугышчы хезмәтенең беренче айлары турында сөйләде. “Африка” һәм аның хәрби иптәшләренә тәүге вакытларда ачык җирлектә эшләргә һәм даими хәрәкәттә булырга туры килгән. Каты алышлар барышында җайланманы зарядкага куяр һәм техниканы хезмәтләндерер өчен сугышчылар гел яшеренергә мәҗбүр булган. Һәм боларның барысы да – дошман уты астында. Хәзер исә хәлләр бераз башкачарак, хәвефсезрәк.
“Мин коптер төрендәге “кош”ларда эшлим, алар тәү чиратта разведка алып барыр өчен тәгаенләнгән. Разведка ясыйбыз, штурм төркемнәре өчен маршрутлар сайлыйбыз. Бер “кош” белән берничә мәсьәләне хәл итеп өлгереп була. Иң мөһиме – күзәтү, разведка һәм корректировка. Ә инде сбросларга килгәндә, бу пилотның күнекмәләренә бәйле. Әгәр ул өстәмә рәвештә сугышчан частьны алырга сәләтле икән, дошманның максатларына һөҗүм итәчәк”, – дип аңлатты “Африка”.
Тәҗрибәле БПЛА операторлары һәрчак яңа килгәннәрне өйрәтәләр. Төп белем полигоннарда укыган вакытта салына. Әмма фронтта алынган тәҗрибә бәяләп бетергесез.
“Әгәр мин барына да үзем өйрәнсәм, бүгенге көндә пилот булырга теләгән солдатлар подразделениеләргә озату алдыннан полигоннарда укулар уза. Алар частька килгәч, без аларны укытуны дәвам итәбез. Аларның игътибарын күп кенә нечкәлекләргә, үзенчәлекләргә юнәлтәбез. Мәсәлән, кешенең дулкынлануын гына алыйк, ул эшкә комачаулый. Без яңа килгән операторларны бу тойгыны җиңәргә өйрәтәбез һәм аларның игътибарын тулысынча куелган бурычны үтәүгә юнәлтәбез. Даими контроль һәм ярдәм. Яңа килгәннәр белән эштә бу бик мөһим”, – ди “Африка”.
Шулай ук Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып срокка төзелә, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Сугышчы эштән китә яки яңа контракт төзи алачак.
Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.
БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.
Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Вуз студентлары, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде янә бюджет бүлегенә кире кайтырга хокуклы.
Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү каралган. Дошман максатларын уңышлы юк итүчеләргә 50 меңнән алып 500 мең сумга кадәр акча каралган.
БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт белән кызыксынучыларның барысы да 122 номерына шалтырата ала.
Чыганак bashinform.ru