Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
24 гыйнвар , 20:45

Радий Хәбиров СВОда һәлак булганнарның гаиләләре белән очрашты

Төбәк җитәкчесе Яңавыл районына эшлекле сәфәр кылды.

24 гыйнвар көнне Яңавылда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Яңавыл районыннан һәлак булган хәрби операциядә катнашучылар – Русия Герое Игорь Насыйбуллин, шулай ук Виктор Чернышенко, Зимфир Хөснетдинов, Роман Галәветдинов, Артур Тимершин, Марат Әхмәтьянов, Денис Тимирҗанов, Одилҗон Мамадаев, Илсур Хәйдәров, Руслан Ханов гаиләләре белән очрашты.

Республика җитәкчесе хәрбиләрнең әти-әниләренең һәм хатыннарының кайгысын уртаклашты, аларга сугышчыларга хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен һәлак булганнан соң бирелгән генерал Шәйморатов орденнарын тапшырды.

Егетләр – чын геройлар, алар ахырга кадәр үз бурычларын үтәделәр. Сез алар белән горурлана аласыз. Без сезнең кайгыгызны уртаклашабыз һәм Сезнең белән бергә кайгырабыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Һәм, әлбәттә, сезнең хакта кайгырту – муниципалитет җитәкчеләренең турыдан-туры бурычы. Районнарда махсус хәрби операция геройлары хөрмәтенә мемориаллар һәм һәйкәлләр ачыла башлады инде. Иң мөһиме – үзегезне саклагыз. Әгәр сәламәтлек белән проблемалар бар икән, сезне Уфаның иң яхшы медицина учреждениеләре дәвалануга кабул итәргә әзер. Бу сорауларның барысын да мин шәхси контрольдә тотам.

– Ребята – настоящие герои, они до конца выполняли свой долг. Вы можете ими гордиться. Мы разделяем ваше горе и скорбим вместе с вами, – подчеркнул Радий Хабиров. – И, конечно, забота о вас – это прямая обязанность руководителей муниципалитетов. В районах уже начали открывать мемориалы и памятники в честь героев специальной военной операции. Самое главное – берегите себя. Если есть проблемы со здоровьем, вас готовы принять на лечение лучшие медучреждения Уфы. Все эти вопросы я держу под личным контролем.

Яңавыл районы хакимияте башлыгы Салават Гыйльмиев аңлатуынча, һәр гаиләгә муниципалитет хезмәткәрләре арасыннан координатор беркетелгән. “Ватанны саклаучылар" дәүләт фондының социаль координаторы да алар белән даими элемтәдә тора.

Һәлак булган сугышчыларның туганнары Радий Хәбировка аларның ихтыяҗларына игътибары һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә шәхсән катнашуы өчен рәхмәт белдерделәр.

Радий Фәрит улы, сезнең һәрдаим ярдәм итүегез өчен барлык гаиләләр исеменнән рәхмәт белдерәсем килә, – диде Игорь Насыйбуллинның әнисе Роза Хәбибҗановна. – Улыбыз укыган Иске Вәрәш авылы урта мәктәбендә сезнең кушуыгыз буенча капиталь ремонт ясалды. Шулай ук безнең торак пунктны Чытырман авылы белән тоташтыручы, аннары Уфа–Яңавыл трассасына чыгучы 7,4 км озынлыктагы юл ремонтланды. Барлык халыктан район үзәк хастаханәсен ремонтлауны тәмамлау, шулай ук безнең районда юлларны реконструкцияләүне дәвам итү үтенече бар.

Радий Хәбиров шулай ук Яшьләр сарае фойесында хәрби хатыны Арина Шибанова оештырган “Любовь длиною в жизнь” күргәзмәсе белән танышты. Төбәк җитәкчесе махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен гуманитар ярдәм җыюда катнашучы волонтерлар һәм мәктәп укучылары белән аралашты. Алар сугышчылар өчен үз куллары белән җитештерелгән продукцияне тәкъдим иттеләр һәм “Безнең якташлар – Русия Геройлары” стендын тәкъдир иттеләр, анда Игорь Насыйбуллин һәм Станислав Большаковның фотографияләре һәм биографияләре төшерелгән баннер урнашкан. Республика Башлыгы мондый инициативаларның мөһимлеген билгеләп үтте. 

Чыганак: glavarb.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас