Бүген, 23 гыйнварда, Әлшәй районының Раевка авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә психологик, социаль һәм хокукый ярдәм күрсәтү буенча “Ватанны саклаучылар” республика акциясе старт алды. Консультацияне Әлшәй, Бишбүләк, Дәүләкән, Миякә, Авыргазы районнарында яшәүчеләр алды.
Бердәм кабул итү көнендә “Ватанны саклаучылар” фонды филиалы, БР Адвокатлар палатасы, Русия юристлары Ассоциациясенең Башкортстан бүлеге, БР Нотариаль палатасы, БР дәүләт юридик бюросы, БР Хәрби комиссариаты, БР буенча Суд приставларының федераль хезмәте, Республика клиник психотерапия үзәге, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Әлшәй районы үзәк хастаханәсе, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, БР халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре катнашты.
СВО ветераннарының һәм гаилә әгъзаларының сораулар бирү һәм аңлатмаларны бердәм тәрәзә режимында алу мөмкинлеге булды. Барлыгы 150дән артык кешедән 600дән артык мөрәҗәгать килгән. 37 югары квалификацияле белгеч аңлатма бирде.
"Безнең кайгыртучанлык СВО геройларыбызның барысын да үз эченә алырга тиеш. Күчмә кабул итүләр ерак урнашкан торак пунктларда яшәүчеләргә үз мәсьәләләрен хәл итәргә, консультация алырга мөмкинлек бирә. Мондый чаралар халыкның вакытын һәм ресурсларын экономияли.
Узган елгы “Ватанны саклаучылар” юридик десанты нәтиҗәләре буенча без бик күп җылы җаваплар алдык. Быел безнең ярдәмне киңәйттеләр – безнең десант составына клиник психологларны, социаль хезмәтләрне, психотерапевтларны керттеләр.
Әлеге акция белән барлык район һәм шәһәрләрдә яшәүчеләрне дә колачларга ниятлибез”, – дип хәбәр итте “Ватанны саклаучылар" фондының БРдагы филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина.
Исегезгә төшерәбез, “Ватанны саклаучылар”ның “Юридик десанты” акциясе “Ватанны саклаучылар” фондының төбәк филиалы тарафыннан инициатива белән 2025 елда тормышка ашырылды. Бер ел эчендә акция 60тан артык муниципалитетны колачлады, 3,5 меңнән артык кеше 8500 мәсьәләне хәл итте. Масштаблы республика чаралары вакытында 30 күчмә кабул итү һәм Уфада 12 кабул итү үткәрелде.