Русия Кораллы көчләренең пулядан яраланган өлкән сержанты Алмаз Нигамаев СВО зонасында берничә ВСУ сугышчысын юк иткән. Бу хакта Оборона министрлыгы хәбәр иткән.
“Каты алыш вакытында Алмаз пулядан яралана. Үзенә беренче медицина ярдәмен күрсәтеп, ул позицияләрне дошман солдатларыннан чистартуны дәвам иткән. Нигамаев берничә дошман боевигын, шулай ук дошманның гексакоптер тибындагы ике пилотсыз очкычын юк иткән", – диелә ведомство хәбәрендә.
Нигамаев гамәлләре нәтиҗәсендә аның подразделениесе яңа чикләрне ала алды, дип билгеләп үтелә.
СВО башланганга дүрт ел чамасы инде... Аның тизрәк тәмамлануын көтмәгән, теләмәгән көнебез юктыр. Исән-сау гына булыгыз, егетләр!
Чыганак: lenta.ru