Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
16 гыйнвар , 01:45

СВОдагы иренең 3 миллион сум акчасын туздырган

Әмма хатынга комсызлыгы өчен җавап бирергә туры килгән.

Ренат Таюпов.
Фото: Ренат Таюпов.

Волгоградта яшәүче хатын СВОда катнашкан иренең өч миллион сум акчасын туздырган  һәм моның өчен җавап биргән – аңа башбаштаклык маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Әлеге вакытта аны суд көтә, дип хәбәр итәләр Волгоград өлкәсе прокуратурасында.

Хатынның ире 2022 елның көзеннән махсус хәрби операциядә катнаша. Фронтта хезмәт иткән вакытта ир хатынына мобиль кушымта аша үзенең банк счетындагы акчаларын кулланырга рөхсәт иткән.  2023 елда ул яраланган, моның өчен аңа 3 миллион сум акча түләгәннәр. Сугышчы хатынына тиздән картасына акча күчәчәген хәбәр иткән һәм ул сумманы туздырмавын үтенгән.

Бу вакытка ир белән хатынның үзара мөнәсәбәтләре начарайган һәм иренең үтенеченә, закон таләпләренә (махсус максатчан билгеләнештәге түләүләр ир белән хатынның уртак мөлкәте булмый) карамастан, хатын СВО сугышчысының миллионнарын үзе теләгәнчә тотынган. Акчаларның нинди максатларга туздырылуы хәбәр ителми.

“Җинаять эше фигуранткасы кылынган гаебен тулысынча таныды һәм китерелгән зыянны каплады”, — дип аңлаттылар прокуратурада, эш буенча суд карары көтелүен өстәп. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас