Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
16 гыйнвар , 16:43

Хатыны иренә ВСУга әсирлеккә бирелергә тәкъдим иткән

Кабахәт!

 Бахмут өчен алышларда катнашучы үзенең украин хатынына экстремист статусы бирдертү өчен көрәшә. Ул хәрби түләүләргә Петербургта сатып алынган фатирны яшерен рәвештә сатарга теләгән.

50 яшьлек Александр һәм Украинаның Ровно өлкәсеннән 49 яшҗлек Виктория 2022 елда өйләнешкән. Тиздән СВО башланган һәм Александр үз теләге белән махсус операция зонасына юлланган, ә хатыны түләүләргә яшәвен дәвам итәр өчен аңа ВСУга әсирлеккә бирелергә таләп иткән. Түләүләрнең бер өлешен ул үзенең украин туганнарына күчерә барган.

Параллель рәвештә Виктория Русия гражданлыгы алган, әмма украин гражданлыгыннан баш тартмаган. Җитмәсә, иренә әйтмичә максатчан түләүләргә сатып алынган уртак фатирны сатуга куйган.

Бахмут өчен алышларда Александр яраланган, аннары аны комиссовать итеп кайтарганнар. Ир-ат Петербургка кайткач, Виктория аерылышуга гариза биргән. Суд уртак мөлкәтне бүлгән. Александрга – фатирның дүрттән өч өлеше, Викториягә калганы тәтегән. Сугышчы торак өчен көрәшне дәвам итәргә һәм СВО дискредитациясе өчен элекке хатынына экстремист статусын бирдертүгә ирешергә ниятли.

Чыганак: Mash Телеграм-каналы. 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас