Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
15 гыйнвар , 14:27

Аның кечкенә күкрәгендә нинди зур йөрәк тибә!

Ева Игнатьева үзенең бөтен буш вакытын хәрбиләр өчен маскировка челтәрләрен үрүгә сарыф итә.

Аның кечкенә күкрәгендә нинди зур йөрәк тибә!
Аның кечкенә күкрәгендә нинди зур йөрәк тибә!

Башкортстанның Миякә районы башлыгы Наил Гомәров социаль челтәрләрдә Ева Игнатьеваның күңелгә үтеп керерлек тарихын сөйләгән.

 - Гыйнвар көннәренең берсендә  көндәлек бурычларны хәл итеп, мин очраклы рәвештә генә Яңа Карамалы авылына килеп, гаҗәеп кыз турында белдем.

Уйнау урынына, ул авыл клубына килә һәм зур максат өчен берләшкәннәр белән бергә  маскировка челтәрләре үрә. Моннан тыш, ул үзенең кесә акчаларын тәм-томга сарыф итә алыр иде, ләкин маскировка челтәрләрен үрү материалларын сатып алу өчен ул һәр тиенне саклык белән җыя.

Күз алдыгызга китерегез: балачагына шатланып, курчак уйнап, дус кызлары белән йөри алган кыз Ватаныбызны саклаучыларга ярдәм итәр өчен барысын да эшли. Аның кечкенә күкрәгендә нинди зур йөрәк тибәргә тиеш!

Еваның әти- әнисенә аерым рәхмәт – сез бу дөньяга шундый хәзинә бүләк иткәнсез! Сезнең тәрбиягездә олы йөрәкле, сәләтле бер кыз үсеп килә.

Кадерле Ева, хыялларың син үргән ятьмәләр кебек җиңел һәм матур тормышка ашсын. Сокланып, Наил Гомәров, - дип язган район җитәкчесе.

Фото: социаль челтәрләр/Наилә Гомәрова.

Чыганак: Молодёжная газета

Аның кечкенә күкрәгендә нинди зур йөрәк тибә!
Аның кечкенә күкрәгендә нинди зур йөрәк тибә!
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас