Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
14 гыйнвар , 21:09

Прокуратура СВОда һәлак булган сугышчының никахын ялган дип таныган

Хокук саклау органнарына мәрхүм солдатның әнисе мөрәҗәгать иткән.

Уфада Октябрь район суды  прокуратура дәгъвасы буенча СВО катнашучысының никахын гамәлдә түгел дип таныган. Контракт буенча хезмәт итеп һәлак булган сугышчының әнисе “туй”ның улының хәрби хезмәткә китәргә бер атна кала узуын белдергән. Мәрхүм ир-ат Оборона министрлыгы белән контрактка 2025 елның апрелендә кул куйган.

Барлык фактларны тикшергәч, прокурорлар ир белән хатынның бергә яшәмәвен, киләчәккә планнары булмавын ачыклаган. Суд карарына ярашлы ЗАГС документы гамәлдән чыгарылачак, һәм димәк анда күрсәтелгән хатын тол хатыннарга тиешле түләүләргә дәгъва итә алмаячак.

Чыганак: bashinform.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас