Фронттан кайткан хәрби турында Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин сөйләде.
2022 елда мобилизацияләнгән Фәнүс Хәсәнов “Хасан” позывное астында хезмәт иткән. Покровск юнәлешендә хәрби бурычларын үтәгән, Артёмовскиның (элек – Бахмут) торак пунктларын, Донецк халык республикасының Курахово посёлогын азат иткән.
Батырлыгы һәм кыюлыгы өчен “Хасан” Русия Президенты Указы белән IV дәрәҗә Георгий тәресе белән бүләкләнде.
Былтыр декабрьдә Фәнүс Хәсәнов туган якларына кайтты. Бүгенге көндә ул реабилитация үтә. СВОдагы хезмәтенә кадәр ул актив спортчы булган һәм гел призлы урыннар алган. Гражданкада ул спорт өлкәсендәге эшчәнлеген дәвам итәргә тели.
Чыганак: bashinform.ru