Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
12 гыйнвар , 16:23

Орден тапшырылды

    Радий Хәбиров полковник Ринат Ибраһимовка генерал Шәйморатов орденын тапшырды.

Орден тапшырылды
Орден тапшырылды

12 гыйнварда атналык оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы мотоукчылар полкы командиры полковник Ринат Ибраһимовка генерал Шайморатов орденын тапшырды. Ул хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен югары бүләккә лаек булды.

   Хәрби хезмәткәр Башкортстан җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

   - Фронтка һәм хәрбиләргә ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт. Ә безнең бурыч – Башкортстан улларын өйләренә исән-сау кайтару, - диде Ринат Ибраһимов. - Яңа елда барыгызга да сәламәтлек һәм, иң мөһиме, баш өстендә тыныч күк йөзе телим.

Җиңү безнең кулда булачак!

   -Үзегезне

саклагыз, сугышчыларны саклагыз. Сез гражданлык тормышына әйләнеп кайтачаксыз һәм безнең белән бергә матур тормыш корачаксыз, – диде Радий Хәбиров.

   

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас