Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
12 гыйнвар , 10:18

БПЛА операторы безнең хәрбиләренең өстенлеге турында сөйләде

СВО башлануга тиздән 4 ел тула... Кайчан гына дөньяларыбыз тынычланыр инде...

Ренат Таюпов.
Фото: Ренат Таюпов.

Оптоволокно идарәсендәге һөҗүм итүче беспилотникларны куллану безнең подразделениеләргә сизелерлек өстенлекләр бирә, чөнки андый дроннар радиоэлектрон көрәш чаралары йогынтысына бирешми, дип белдерде гаскәрләрнең “Көньяк” группировкасының Мансур позывнойлы БПЛА операторы.

Аның сүзләренчә, оптоволокно — дошманны юк итүнең иң нәтиҗәле чараларының берсе, чөнки ул РЭБ (радиоэлектронная борьба) басымына бирешми.

“Аның ярдәендә  хәрәкәт итүче максатларны, шулай ук яшерен урыннарда —  йортларда, блиндажлардагы — дошманны юк итү җиңелрәк”, — ди сугышчы.

Мансур сүзләренчә, андый дроннар тәрәзәләр һәм ишекләр аша керергә, биналар эчендә эш итәргә, шулай ук техниканы эчтән — хәтта эвакуацион люклар аша — юк итәргә сәләтле. Нәкъ шушы сыйфатлар оптоволокно дроннарын аеруча нәтиҗәле итә дә инде. 

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас