Барлык яңалыклар

СВО батырлары - яугир якташлар

Якташ яугирләребез махсус хәрби операция зонасында илебез мәнфәгатьләрен яклауны дәвам итә. 

СВО батырлары - яугир якташлар
СВО батырлары - яугир якташлар

“Морза” кушаматлы якташыбыз “Башкортстан” полкының 12271 ротасында хәрби бурычларын лаеклы үти.

Радис Ранис улы Вәлиев 1998 елның 7 октябрендә Чакмагыш авылында дөньяга килгән. Нефтеюганск көллиятендә белем алганнан соң, туган якларына кайта һәм вахта ысулы белән Себер якларында эшләп йөри.

2024 елның 25 декабрендә контракт төзешеп махсус хәрби операция узган зонага үз теләге белән илебез мәнфәгатьләрен сакларга китә.

Радис бик иртә әтисез кала, икенче сыйныфта укыганда ук ул әнисенә, апаена зур терәк-таяныч була ул. Әнисе Эльвира Хәләф кызы районыбызның “Колос” кафесында пешекче булып эшли.

Күптән түгел"Морза" кушаматлы якташыбыз белән район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев та очрашты. Район җитәкчелеге "Морза" хезмәт иткән полкка берничә тапкыр гуманитар ярдәм белән барган иде.

"Морза" хәрби часть командирыннан бирелгән "СВОГА ярдәм иткән өчен" медален район җитәкчесенә тапшырды.

Бу бүләк - гуманитар йөк җыюда һәм илтеп җиткерүдә булышучы барлык район халкының казанышы булып тора. Реканс Фәнил улы хәрбигә хезмәте өчен рәхмәт белдерде, аның үтенечләре һәм мәсьәләләре турында фикер алыштылар, Чакмагыш районы юбилее уңаеннан истәлекле бүләкләр тапшырды.

Алгы сызыктагы яугирләргә уңышлар, көч һәм сабырлык телибез. Сезгә ышанабыз һәм җиңү белән көтәбез!

СВО батырлары - яугир якташлар
СВО батырлары - яугир якташлар
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас