СВО сугышчысы Илья Рыжиков ВСУ уты астында бронясыз игезәк туганын коткаруга ташланган, нәтиҗәдә ул исән калган һәм яу кырыннан тагын берничә иптәшен алып чыккан. Бу хакта Русия Оборона министрлыгы үзенең Телеграм-каналында язып чыккан.
Игезәк бертуганнар Илья һәм Максим Рыжиковлар Тын Океан флоты диңгез пехотасының 40нчы аерым гвардия бригадасында хезмәт итәләр. Алар Русия төбәкләре ВСУ дроннары һөҗүменә дучар булганнан соң СВОга барырга уйлаган. Ул чакта ВСУ беспилотнигы Рыжиковларның берсенең йортыннан ерак түгел төшкән. Бу хәлдән соң алар икесе дә Оборона министрлыгы белән контракт төзегән.
Бертуганының машинасы дошман боеприпасында шартлагач, Илья аны шәхсән үзе, квадроциклда очып дигәндәй килеп җитеп, эвакуацияләгән.
“Берьюлы ике бертуганны югалтмас өчен, икебезне дә беркайчан да сугышчан заданиегә җибәрмәделәр. Шулай да бер-беребезгә ярдәм итәргә тырыша идек. Максим яралангач, квадроциклга утырдым. Паникага бирелеп, броняны да, касканы да кимәдем, үзем белән рация дә алмаганмын. Артымнан озатып баручыны гына җибәреп өлгергәннәр”, – дип искә ала Илья Рыжиков.
Илья сөйләвенчә, 20 км чамасы араны ул 22 минутта үткән. “Егетләрне үзем белән алдым, китәргә әзерләндек, артыбыздан дрон оча. Ә квадроциклда – 8 кеше. Без аны мультфильмдагы кебек сырып алдык”, – дип сөйләгән ул. Шулай итеп, барысы да ул ут астыннан чыккан.
Арытаба да барыгызга да исән-имин булырга язсын, егетләр!
Чыганак: lenta.ru