Владимир өлкәсендә СВО сугышчысы хатыны ире өчен түләүләрсез калган. Бу хакта төбәк прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
Ир-ат Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Хәрби хәрәкәтләр барышында ул югалган. Шул ук вакытта фронтка китәргә берничә көн кала ул өйләнгән.
Эшне тикшерү барышында ир белән хатынның бергә бөтенләй яшәмәве һәм хәтта аларның ЗАГСтан соң аралашмаулары ачыкланган. Никах гамәлдә түгел дип танылган, барлык тиешле түләүләр мәрхүм солдатның әнисенә һәм башка гаилә әгъзаларына юнәлтелгән.
Чыганак: lenta.ru