Үтеп баручы ел эчендә бу иң зур ярдәмнәрнең берсе. Хәрбиләргә машиналар, мотоцикллар, генераторлар, мичләр, автозапчастьлар, төзелеш материаллары һәм башка бик күп мөһим әйберләр илтеп тапшырганнар.
Гуманитар ярдәм составында йөк машинасы, ике «Газель» һәм прицеплы ике автомобиль, дип билгеләп үтте Гүзәл Насыйрова.
“Җыелган ярдәмне иглинчылар хезмәт иткән алгы сызыкның 100 дән артык ноктасына илттек. Изге эштән читтә калмаучыларга, 5000 км юл үткән һәм йөкне яугир якташларга исән-имин илтеп тапшырган водительләргә, Иглин районы халкына зур сәлам һәм рәхмәт сүзләре җиткерәм!" – дип язган хакимият башлыгы.
Чыганак: Башинформ