Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
24 декабрь 2025, 18:29

СВОда һәлак булган солдатның гаиләсе цинк табутны ачтырган һәм...

Анда чит солдатның гәүдәсе булуын ачыклаган. 

СВОда һәлак булган солдат Артём Лемешевның гаиләсенә аның җәсәде калдыклары урынына башка ир-ат гәүдәсен җибәргәннәр. Бу хакта махсус хәрби операция катнашучысының әнисе Виктория сөйләгән.

Соңгы тапкыр 19 яшьлек солдат 2024 елның 23 июнендә элемтәгә чыккан. Анда ул аларның подразделениесен хәрби бурыч үтәргә икенче урынга җибәрүләрен сөйләгән. Шул вакыттан алып Виктория улы турында башка бер хәбәр дә алмаган.

Сентябрьдә гаилә Артёмга “хәбәрсе югалган” статусын бирүләрен белгән. Хәрби прокуратура һәм Оборона министрлыгы аша гаилә берни ачыклый алмаган.  Һәлак булган солдатның туганнарына Ростов моргыннан нибары 2025 елның сентябрендә шалтыратканнар. Лемешевларга  гәүдәләрнең берсенең ДНКсы аларның ДНКсы белән  туры килә, дип хәбәр иткәннәр. Гәүдәне Мәскәүгә кайтарганнар, анда Артёмның әтисе җәсәд калдыкларына бәйсез экспертиза ясатуны таләп иткән.

“Без улыбызны бик озак вакыт дәвамында мәрхүмнәр дә, исәннәр арасыннан да эзләдек, шуңа күрә кайтарылган гәүдәнең Артёмныкымы, юкмы икәнен төгәл белер өчен тагын 2-3 атна көтәргә уйладык”, – дип сөйләгән Виктория Лемешева.

Анализ табуттагы солдат җәсәде калдыкларының ата һәм ананың ДНКсы белән туры  килмәвен ачыклаган. Арытаба гаилә  һәлак булганнарның гәүдәләрен туганнарына җибәрүне контрольдә тотучы хәрби  аша Лемешев фамилияле ике һәлак булган сугышчы барлыгын ачыклаган. Моннан тыш, танып белүдә булган тикшерүче җәсәд калдыклары – олы ир-ат гәүдәсенеке, бер дә 20 яшьлек егетнеке түгел, дип белдергән.

Бу хәлдән соң гаилә аларның ДНКлары Лемешев фамилияле икенче сугышчыныкына туры килә дигән документ ала. Аның гәүдәсе Ростов-на-Дону шәһәрендәге моргта саклана. Артем Лемешевның гәүдәсе калдыкларын Мәскәүгә кайтару белән аның туганнары тагын бер генетик экспертиза үткәрергә ниятли.

Юрист, “Слово и дело” адвокатлык бюросы киңәшчесе Денис Хмелевская СВО катнашучыларының гаиләләре, әгәр кайтарылган җәсәд калдыклары шик тудырса, ДНК экспертизасын уздыруны таләп итәргә хокуклы, дип аңлатты.  “Әгәр экспертиза үткәрмәсәләр яки туганнары үрнәкләреннән башка уздырсалар – бу җинаять эше кузгатуны таләп итеп прокуратурага мөрәҗәгать итү өчен сәбәп", – дип билгеләде ул. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас