Махсус хәрби операция
23 Декабря 2025, 05:51

2025 елда 3500 метр маскировка челтәре үргәннәр!

Шаран районы Базгыя  авылы мәдәният йорты каршында менә инде бер ел дәвамында волонтерлар клубы эшли.

2025 елда 3500 метр маскировка челтәре үргәннәр!2025 елда 3500 метр маскировка челтәре үргәннәр!
2025 елда 3500 метр маскировка челтәре үргәннәр!

Кыска гына вакыт эчендә клуб Ватаныбызны саклаучылар – махсус хәрби операция хәрбиләренә ярдәм итәргә әзер булган изге күңелле кешеләрне берләштерүче мөһим звенога әверелде. Волонтерлар клубы җитәкчесеБазгыя авылыннан Валентина Романова. Ул изге күңелле, позитив кеше, актив җәмәгать эшлеклесе. Клубның актив әгъзалары булып Галина Муллаянова, Гөлнара Филиппова, Римма Демьянова, Мария Афанасьева, Римма Борисова, Гөлнара Гәрәева, Альмира Прокопьева, Надежда Афанасьева, Резеда Васильева, Мәрьям Данилова, Лена Егорова, Рамилә Солтанова, Эльза Максимова, Людмила Антипова, Диләрә Васильева тора.

Шулай ук мөмкин булганча маскировка челтәрләрен үрүдә Базгыя авылыннан Светлана Десяткина, Людмила Курникова, Светлана Прокопьева һәм Светлана Ишмиева, Яңа Тамьян авылыннан Фая Миңнемөхәммәтова, Әлфия Киселева, Римма Хәбибрахманова, Дания Каюмова һәм Флүзә Ибраһимова катнаша.

2025 елда волонтерлар клубы әгъзалары  тарафыннан 4х6 метрлы 140 маскировка челтәре үрелгән, көрәшчеләр заказы буенча 6х8 метрлы өч челтәр үрелгән. Әгәр метрлыэквивалентта карасак – бу 3500 метр!Бу хезмәт волонтерлардан сабырлык, тырышлык һәм осталык таләпитә. Хатын-кызлар аларның ярдәме  җиңүгә өлеш кертү һәм илнең иминлеге өчен үз гомерләрен куркыныч астына куючыларга ярдәм итүгә ышана.

М. Егоров исемендәге Базгыя урта мәктәбенең тәрбия буенча директор киңәшчесе Лилия Барладян җитәкчелегендә мәктәп укучылары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 100 тактик беләзек үргәннәр.

Хатын-кызлар, вакыт белән исәпләшмичә, көн саен клубка маскировка челтәрләре үрү өчен килә.

Аларның хезмәте – чын гражданлык батырлыгы һәм теләктәшлек үрнәге.

Чыганак: Шаранские просторы

2025 елда 3500 метр маскировка челтәре үргәннәр!
2025 елда 3500 метр маскировка челтәре үргәннәр!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас