Махсус хәрби операция
15 Декабря 2025, 06:49

Уфадан СВО зонасына төзелеш материаллары җибәрәчәкләр

Махсус операция башлануга тиздән 4 ел тула, очы-кырые күренми әле...

Калинин районының матбугат хезмәтеннән.Калинин районының матбугат хезмәтеннән.
Фото:Калинин районының матбугат хезмәтеннән.

Терәк пунктлар һәм блиндажлар төзү өчен материалларны Уфаның Калинин районы халкы һәм эшкуарлары  әзерләгән.

“Башинформ” ачыклавынча, якын арада Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар гуманитар йөк белән геотукыма, брезент, фанера, металл профильләр, кадаклар һәм төзелеш өчен башка кирәк-яраклар алачак.

Моңа кадәр республикадан СВО зонасына Радий Хәбиров кушуы буенча 167нче гуманитар йөкне илтеп тапшырдылар. Гуманитар йөк СВОда катнашкан 8 хәрби подразделение өчен тәгаенләнгән.

Исән-сау кайтыгыз, егетләр, без сезне көтәбез!

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас