Махсус хәрби операция
11 декабрь 2025, 06:34

Башкортстаннан СВОда катнашучы посылка салган ханым белән очрашкан

Җиде ят җирдә якташлардан кош теледәй хат алу - бик зур сөенеч!

Благовещен районы хакимиятенең социаль челтәрләреннән.  Башкортстаннан СВОда катнашучы  посылка салган ханым белән очрашканБлаговещен районы хакимиятенең социаль челтәрләреннән.  Башкортстаннан СВОда катнашучы  посылка салган ханым белән очрашкан
Башкортстаннан СВОда катнашучы посылка салган ханым белән очрашканФото:Благовещен районы хакимиятенең социаль челтәрләреннән.

Благовещенскидан “Ёж” позывнойлы СВО катнашучысы кыска вакытлы ялга кайткан арада аңаалгы сызыкка кулдан бәйләнгән оекбашлар һәм күчтәнәчләр белән посылка салган ханым белән очрашкан. Аның исеме – Татьяна Холкина. Сугышчының Татьяна Матвеевна белән очрашуы Ватан геройлары көненә багышланган концерт вакытында булган.

Посылкага Татьяна Матвеевна “Возвращайся живым, воин. Храни тебя Бог. Татьяна Матвеевна” дигән язу да салган. “Ёж” бу хакта сәхнәдән сөйләде һәм шул чакта тантанага әлеге язуның авторы килүе дә ачыкланды. Татьяна Матвеевна хәрбине кочты һәм аның тизрәк бөтенләйгә кайтуын теләде.

“Ярдәмегез һәм курчалавыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Сезнең хәстәрлегегез булмаса, безгә бик кыен булыр иде. Сезнең хатларыгыз җылыта, посылкаларыгыз безне өйдә көтәләр һәм онытмыйлар икәнен тоярга  ярдәм итә”, – диде “Ёж” залда җыелганнарга.

Благовещен районы башлыгы Анна Карабанова “Ёж”ның концерт вакытында тагын бер бүләк алуын хәбәр итте. Аңа хәйрия марафоны вакытында җыелган акчаларга мотоцикл бүләк иткәннәр.

Чыганак: bashinform.ru

Благовещен районы хакимиятенең социаль челтәрләреннән.
Фото:Благовещен районы хакимиятенең социаль челтәрләреннән.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас