Махсус хәрби операция
10 декабрь 2025, 05:09

СВО сугышчысы: "Без аның исемен дә белми идек..."

Яу яланында Русиянең ике подразделениесе солдатлары очрашкан. 

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Икенче подразделениедән РФ Кораллы көчләре сугышчысы үз гәүдәсе белән гранатаны каплаган һәм таныш булмаган Русия хәрбиләрен коткарган. Бу батырлык турында RT  басмасына Украинадагы “Начкар” позывнойлы СВО катнашучысы сөйләгән. Аның сүзләренчә, махсус хәрби операция юнәлешләренең берсендә берьюлы төрле подразделение  сугышчылары дошманга каршы торган. “Без кемнең кем икәнен белмәдек, әмма аларның үзебезнекеләр икәнен аңладык”, – ди “Начкар”.

“Начкар” сүзләренчә, кинәт безнекеләр позициясенә табан граната очып килүе күренгән. “Миннән  кул сузымында диярлек утырган егет бер секунд та уйлап тормыйча гранатага ятты һәм безнең барыбызны да коткарды”, – дип исенә төшерә ул.

Барлык солдатларны коткарган сугышчы һәлак булган.

“Беркем дә аның исемен, позывноен, гомумән кем икәнен белми иде. Бу  –таныш булмаган иптәшләрең өчен үзеңне корбан итү, без арытаба да сугыша алыр өчен  гомерләребезне коткару иде”, – дип исенә төшерә “Начкар” билгесез солдатның батырлыгын.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас