Махсус хәрби операция
4 Декабря 2025, 20:01

“Беренче операцияне подвалда ясадылар...”

СВО зонасында хезмәт иткән цирк артисты яраланган килеш иптәшләре янына 7 сәгать шуышкан.

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Билгеле жонглер Анатолий Тесленко Украина территориясендә барган СВО зонасында яраланган булган. Ул, күп операцияләр кичереп, цирк аренасына кайткан дип яза “Российская газета”.

Тесленко “Доблестный” 28нче полкында хезмәт иткән, Херсондагы Антонов күпере штурмында, шулай ук шул юнәлештәге берничә утрауны алуда катнашкан. Алышларның берсе вакытында ул “Полька” LMP-2017 минометы уты астында калган. Сугышчы сүзләренчә, ату бер км ераклыкта башкарылган һәм шуңа тавышсыз булган.

“Кувалда белән суккандай тоелды. Башта берни аңламадым. Үзем исәр инде, кулымны агач артыннан алып өлгермәдем. Карасам, кан сиптерә. “Турникет”ны кысып бәйләдем – бу шундый югары технологияле жгут. Ул коткарды да инде”, – дип сөйләгән яралануы турында Тесленко.

Сугышчы сүзләренчә, аңа безнең солдатлар позицияләренә кадәр яраланган кулы белән 7 сәгать шуышырга туры килгән. Беренче операцияне аңа подвалда ясаганнар. “Шуышып үзебезнекеләр янына бардым. Казаклар каршылады. Дроннар уты астында подвалга сөйрәп алып төштеләр. Тәүге операция шунда үтте. Җиңемне артып, ничектер кулымны җыйдылар да бәйләп куйдылар”, – дип исенә төшерә ул очракны.

Аннары Тесленконы Севастополь аша Мәскәүгә госпитализацияләгәннәр, анда инде 5 операция ясаганнар. Башта сөякләрен җыйганнар, аннары кан тамырларын теккәннәр, нервларын тоташтырганнар, ахырда аягыннан тире күчереп утыртканнар.

“Российская газета” мәгълүматы буенча, әлеге вакытта Анатолий Тесленко – Мәскәүдә. Ул циркта узачак Яңа ел тамашаларына әзерләнә. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас