Махсус хәрби операция
4 Декабря 2025, 06:33

СВО катнашучылары өчен квоталар билгеләячәкләр

Берничә төбәк мондый практиканы куллана башлаган инде. 

Эдуард Кускарбеков.Эдуард Кускарбеков.
Фото:Эдуард Кускарбеков.

БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары Башкортстанда махсус хәрби операция катнашучыларын эшкә кабул итәр өчен квоталар билгеләргә ниятли.

Республика  парламентының иҗтимагый хәвефсезлек, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре буенча комитеты “БРда махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә кабул итү өчен квота билгеләү турында”гы закон проектын хуплады.

Закон проекты СВО зонасыннан өйләренә кайткан хәрбиләрне эшкә урнаштыруда ярдәм итәргә тиеш. БР Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев билгеләп үтүенчә, 100дән артык хезмәткәре булган эш бирүчеләргә СВО катнашучыларын мәҗбүри эшкә кабул итү өчен квота билгеләнә. Квота коллективның исемлектәге уртача саныннан 1% тәшкил итә. Эш бирүче хәрбиләрне турыдан-туры да, мәшгульлек хезмәте органнары юлламасы буенча да эшкә урнаштыра алачак.

Парламент спикеры фикеренчә, Ватанны саклаучылар өчен эш урыннарын квоталау социаль гаделлек мәсьәләсе генә түгел, ул ветераннарны гражданнар тормышына интеграцияләү дә. Берничә төбәк мондый практиканы куллана инде. Башкортстанда квоталар кертү белән 1100гә якын эш бирүче хәрбиләр өчен 5 меңнән артык эш урыны булдыра алачак.  

Депутатлар законны декабрьдә көзге сессиянең йомгаклау утырышында кабул итәргә планлаштыралар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас