

СВО зонасында Беркет позывнойлы Русия сугышчысы обмундированиесенең бер өлеше ярдәмендә үзен һәм хезмәттәшен ВСУ дроны һөҗүменнән коткарган. Бу вакыйга турында Оборона министрлыгы үзенең Телеграм-каналында язып чыккан.
Ведомство мәгълүматлары буенча, Украина дроннары операторлары безнең ике солдатны күргән дә аларга һөҗүм итәргә җыенган. Сугышчыларыбыз шунда ук берничә беспилотникны бәреп төшергән, әмма бер дрон Беркет һәм аның иптәшенә табан оча башлаган.
Беркет югалып калмаган, берничә секунд эчендә ул бронежилетының алгы модулен ычкындырып алган да дронга табан ыргыткан. Снаряд һавада шартлаган, әмма аның бер кыйпылчыгы да Русия армиясе хәрбиләренә тимәгән.
Чыганак: lenta.ru