

Анатолий Кольчинский, Пионер позывнойлы СВО ветераны, үз-үзен шартлатыр өчен граната әзерләп куюы һәм көтелмәгәндә котылуы турында сөйләгән. Аның сүзләрен “Грань” Телеграм-каналы китерә.
Кольчинский якынлашып килгән ВСУ сугышчыларын күрү белән яраланган иптәшен калдырып китүдән баш тарта. “Иптәшемне калдырасым килмәде, шуңа үз-үземне шартлатачакмын дигән карар кабул иттем”, – дип аңлата ул. Солдат моның өчен граната әзерләп куйган идем, ди. Әмма граната чекасы кесәсенә эләгеп калу сәбәпле, шартлау яңгырамый һәм безнең ике солдатыбыз әсирлеккә эләгә.
Әсирләрне транспортка төягән вакытта украин солдатлары безнең сугышчыларның амунициясен тентергә уйлаган. Шул вакытта шартлау яңгыраган. Нәтиҗәдә Кольчинский иптәше белән үзләренең позицияләренә кайта алган.
Шул моменттагы хис-кичерешләрен искә алганда, Пионер үз-үзен шартлату куркыныч булганлыгын белдергән. Бу “планнарга керми иде”, дип аңлаткан Кольчинский.
Чыганак: lenta.ru