Махсус хәрби операция
25 Ноября 2025, 04:22

Уфа эшкуарлары СВОга Mavic-3 дронын җибәргән

Уфаның Киров районы хакимиятенә хәрби билгеләнештәге кыйммәтле җиһазны эшкуар Артур Гарифуллин алып килгән.

Уфа эшкуарлары СВОга Mavic-3 дронын җибәргәнУфа эшкуарлары СВОга Mavic-3 дронын җибәргән
Уфа эшкуарлары СВОга Mavic-3 дронын җибәргән

Шушы көннәрдә Уфада ресторан бизнесы вәкилләре СВО хәрбиләренә Mavic-3 квадрокоптерын тапшырдылар. Хәрбиләргә эшкуарлар ярдәме турында башкаланың Киров районы хакимияте башлыгы Илвир Нурдәвләтов хәбәр итте.

"Гуманитар конвойны формалаштырганда без һәр ярдәмгә шат. Бүген безнең егетләрнең элемтә чараларына, дошман коммуникацияләрен бастыру өчен антидроннарга һәм башка техникага ихтыяҗы бар", – диде Илвир Нурдәвләтов.

Моңа кадәр Баймак районының Сакмар авылы волонтерлары яугирләр  өчен блиндаж мичләре ясаганнар иде.

чыганак:Башинформ

фото:Башинформ

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас