

Иглин районыннан СВОда катнашучы яугир күп балалы әти булган.
«Әйбәт» кушаматлы хәрби 2022 елдан СВО зонасында хезмәт итә.
Иглин районы башлыгы Гүзәл Насыйрова сөйләвенчә, хәрби хезмәткәр бүген туган авылына кайткан. Сәбәбе бик шатлыклы – аның улы дөньяга килгән.
«Әйбәт» белән аралаштык, агымдагы мәсьәләләр турында фикер алыштык.
Аны улы тууы белән котладым. Бу герой гаиләсендә өченче бала", – дип уртаклашты Гүзәл Насыйрова. Район башлыгы шулай ук хәрбинең әнисен якынлашып килүче Әниләр көне белән котлады һәм «СВОда катнашучысының әнисенә» медален тапшырды.
Чыганак: Башинформ