Махсус хәрби операция
24 Ноября 2025, 20:31

СВО сугышчысы песиен табучыларга миллион сум акча вәгъдә иткән

Мәче тиздән табылыр, дип ышанабыз.

Ленинград өлкәсенең Славянка авылыннан махсус хәрби операция катнашучысы Космос кушаматлы мәчесен кайтаручыларга миллион сум акча түләргә вәгъдә биргән. Космос берничә тапкыр алгы сызыкта сугышчының һәм иптәшләренең гомерләрен саклап калган. Бу хакта Mash на Мойке Телеграм-канал яза.

Яугир песи баласын 5 ел элек алган. Хәрби сөйләвенчә, бермәлне Космос, шартлауга берничә секунд кала кычкырып мияулый башлап, аны һәм иптәшләрен  үлемнән коткарган.

Мәче җәен – сугышчы аны чираттагы командировкасына үзе белән алмагач – юглган. Хәрбинең дуслары, песине ашатырга килгәч, ачык форточканы күргән. Хуҗасы исә Космос кача алмаган, дип ышандыра. Ул песине күршеләрнең берсе алгандыр, дип уйлый.

СВО катнашучысы яраткан песие югалу турында җирле чатларга язган. Мәче – кара төсле, аерым билгеләре – колакларында кыйпылчык яралары эзләре – бар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас