

Свердловск өлкәсенең Серов шәһәрендә СВО катнашучысының әнисе цинк табутны бер сәер момент аркасында ачуны таләп иткән – ана кешегә улының әсирлектә булуы турында хәбәр килгән.
E1.RU басмасы язуынча, 2023 елның 1 ноябрендә гаилә аларның туганы алмашулар исемлегенә кертелгән хәрби әсир дигән хәбәр ала. Ә бер атнадан соң аларга Ростов өлкәсеннән шалтыратып, сугышчының “двухсотый” икәнлеген әйтәләр. Гаиләгә хат та тапшыралар, анда икенче фамилия күрсәтелгән булган.
“Сез безгә кемне җибәрергә телисез? Безнең фамилия андый түгел бит. Бу икенче кеше”, – дип ачулана сугышчының әнисе.
Шулай итеп, хатын бер елдан артык матәм тантанасын үткәрер өчен табутны алудан баш тарта. Ана кеше сүзләренчә, ул улы язмышын күп тапкырлар ачыкларга тырышкан, әмма төрле инстанцияләрдән төрле җаваплар алган. 2024 ел башында хәрби часть командиры вазифаларын башкаручы хатынның улы хәбәрсез югалган булып та, үлгән буларак да исәпләнми дип хәбәр иткән. Әмма шул ук елның июлендә өстенә лейтенант исеме язылган табутны Краснотурьинскига кайтарганнар.
“Жетонын безгә бирүче булмады. Ә анда чит кешенең улы булса? Улыбыз әсирлектән кайтып, гаиләбез белән аның күзенә ничек карарбыз? Ул, бәлки әйтер, әни, сез яхшылап тикшермәгәнсез дә – мин исән”, – ди сугышчының әнисе.
E1.RU басмасы Серов шәһәре хәрби комиссариатында Ростовтан суд-медицина экспертлары документы саклана, ди. ДНК-экспертиза туганлыкны раслаган, әмма хатын ул нәтиҗәләргә ышанмый икән. Ул бәйсез экспертиза ясатырга кирәк, ди. “Мин барын да аңлыйм, әгәр бәйсез экспертиза аны безнең улыбыз икәнен күрсәтсә, без табутны килеп алачакбыз. Әмма без 100 процентка ышанырга тиеш”, – дип нәтиҗә ясаган сугышчының әнисе.
Чыганак: lenta.ru