Махсус хәрби операция
18 Ноября 2025, 10:32

Хаклы ялдагы хатын СВО хәрбиләренә үз автомобилен биргән

Башкортстаннан хаклы ялдагы хатын СВО  хәрбиләренә үз автомобилен биргән

Хаклы ялдагы хатын СВО  хәрбиләренә үз автомобилен биргәнХаклы ялдагы хатын СВО  хәрбиләренә үз автомобилен биргән
Хаклы ялдагы хатын СВО хәрбиләренә үз автомобилен биргән

Благовар районы Сарайлы авылында яшәүче Хатыйма Мәүлитова махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә үз автомобилен бүләк иткән.

Ул 30 елдан артык колхозда механизатор булып эшләгән, ә пенсиягә чыккач, хәрбиләргә ярдәм итәргә булган.

Хәтимә Мәүлитова үзенең бу гамәлен шәхси сәбәпләр белән аңлата: ике кияве фронтка киткән. Аларның берсе башкорт батальонында шофер булып хезмәт итеп, батырларча һәлак булган. Икенче кияве алгы сызыкта хезмәт итүен дәвам итә.

Хәрбиләргә алар бөтен гаиләләре белән ярдәм итә: пенсионерның ике кызы да СВО зонасына үз автомобильләрен озаткан.

Тапшырылган автомобильне хәрби шартларда файдалануга әзерләүне волонтер Марат Гыйрфанов үз өстенә алган.

СВО башланганнан бирле ул фронт техникасын ремонтлау һәм модернизацияләү белән шөгыльләнә.

Район халкы белән бергә ул биш машинаны ремонтлаган һәм әзерләгән инде. Ноябрь ахырында барлык ремонтланган техника алгы сызыкка озатылачак.

ФОТО: Стерлитамакский рабочий. Новости Стерлитамака

 

Хаклы ялдагы хатын СВО  хәрбиләренә үз автомобилен биргән
Хаклы ялдагы хатын СВО  хәрбиләренә үз автомобилен биргән
Хаклы ялдагы хатын СВО хәрбиләренә үз автомобилен биргән
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас