

Красноармейск районы Петровский авылында СВО катнашучысы өенә кадәр юл өчен 120 мең сум акчасын сарыф иткән. Бу хакта Ura.ru язган.
Агентлык мәгълүматы буенча, хәрби төбәк хакимияте Славянская урамындагы юлның торышына игътибар итүен көтеп арыган. Ир-ат үз акчаларын тотынырга уйлаган, шул рәвешле ул юлны җәйге пычрактан һәм кышкы проблемалардан коткарган.
Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы властьларга әлеге юлны капиталь ремонт планына кертү үтенече белән мөрәҗәгать иткән, әмма аның үтенечен кире какканнар. Бюджетта моңа акча юк, дип җавап биргәннәр.
Хакимияттә исә вакыт-вакыт юлны грейдер белән тигезлибез, дип аңлатканнар. Тик бу гына язгы-көзге пычракларда транспорт батып утырудан һәм кышкы проблемалардан коткармый икән.
Чыганак: lenta.ru