+21 °С
Болытлы


Тәтешле районыннан “Бинт” позывнойлы сугышчы яңа туган кызын күрер өчен отпускка кайткан. Бу хакта яугир район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов белән очрашу вакытында сөйләгән.
“Аның күзләрендә ниһаять сабыен коча алган ата бәхете һәм нәрсә өчен сугышканын белгән яклаучының ныклы ышанычы чагыла. Кызчык әтисе – чын герой икәнен белеп, бәхетле булып үссен”, – дигән Фәнүр Шәйхисламов.
Чыганак: bashinform.ru