Махсус хәрби операция
14 Ноября 2025, 06:25

Резервистлар отрядлары формалаша башлаган

Илдәге хәл-вакыйгалар моны таләп итә...

Оборона өчен критик мөһим объектларны — электр станцияләрен, нефть эшкәртү заводларын һәм бөтен ил буйлап башка энергия объектларын  саклау өчен 4000гә якын резервчыны чакырырга ниятлиләр.

Mash мәгълүматлары буенча, беренче ирекле отрядлар  БАРС нигезендә формалаша башлаган инде. Бүлекчәләр Түбән Новгород һәм Ленинград өлкәләрендә булдырылган. Резервчылар тизләтелгән өйрәнүләр узачак һәм үз төбәкләрендә өчәр кешедән торган мобиль төркемнәрдә хезмәт итәчәк: машина йөртүче, пулеметчы һәм локаторларга тоташтырылган экипажның “старшие”. Резервчыларны нигездә элекке полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләреннән формалаштырырга планлаштыралар.

Төркемнәр заманча обмундирование белән коралланачак, сугыш тәҗрибәсе белән сыналган ПК һәм түбән биеклектә очучы дошман дроннарын бәреп төшерү өчен ДП-27 һәм ДПМ пулеметларын бирәчәкләр. Хезмәт хакы – төбәк һәм званиегә карап, аена 100 мең сумнан, дип яза Mash Телеграм-каналы. 

Чыганак: Mash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас