

Чакмагышта махсус хәрби операциядә, локаль бәрелешләрдә һәм башка кораллы конфликтларда катнашучыларга һәйкәл ачылды
Бүген район үзәгендәге Җиңү паркында махсус хәрби операциядә, локаль бәрелешләрдә һәм башка кораллы конфликтларда катнашучыларга һәйкәл ачу тантанасы булды. Агымдагы ел ил президенты Владимир Путин тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Башкортстанда 2025 ел Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы буларак та үткәрелә. Бу уңайдан республикада бик күп чаралар оештырыла, һәйкәлләр, тактаташлар, парклар, аллеяләр ачыла.
Бүген, 14 ноябрьдә район юбилеен билгеләп үтәр алдыннан хәрби бәхәсләрдә һәлак булган яугирләрнең якты истәлеген мәңгеләштерү ниятеннән Җиңү паркында яңа һәйкәл ачылды.
Җиңү паркы уртасында барлыкка килгән матур һәйкәл тыныч тормыш хакына гомерләрен биргән егетләребезгә рәхмәт һәм ихтирам символы булып торыр, дип ышанабыз.
“Барысы да сугыштан әйләнеп кайта алмаган ир-егетләргә, аларның истәлегенә, аларның әти-әниләренә, туганнарына багышлана. Алар тирән кайгылары белән өйләрендә генә бикләнеп утырмасын. Шушында килеп, сөйләшеп, аралашып китсәләр, аз гына булса да җиңелрәк булыр иде, дигән ният белән эшләнде бу эшләр, – диде муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев. Ул район халкы исеменнән туган авылы, районы тормышында актив катнашкан данлыклы төзүчеләргә, инициатива төркеменә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Чарада шулай ук район хәрби комиссары Марсель Марс улы Рәфыйков, махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе җитәкчесе Руслан Әнәс улы Латыйпов, махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирләрнең әти-әниләре исеменнән Гөлназ Вил кызы Әхмәтова чыгыш ясады.
Һәйкәл Җиңү паркы территориясендә урнаштырылган мемориаллар комплексын тулыландырды. Ул якташларыбызның батырлыгы, гаҗәеп ныклыгы турында мәңгелек хәтер булып торачак. Һәйкәл ике плитәне берләштерә. Аларның берсендә: “Без үз бурычыбызны үтәдек", – дип язылган. Ул хәзерге вакытта илебезне саклаучыларга һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарына багышлана. Икенчесендә – «Батыр хәрбиләргә мәңгелек хәтер, мәңгелек дан» дип язылган. Ул Ватаныбызны саклаганда гомерләрен аямаган батырларыбыз хакына куелган. Плитәләр уртасында кызыл яктырткыч урнаштырылган. Ул хәрби конфликтлар һәм махсус хәрби операция зонасында илебез тынычлыгы хакына хәрбиләр койган канны символлаштыра. Пьедесталга кара төстәге ләлә чәчәге урнаштырылган. Чәчәк безгә тыныч тормышның мөһимлеген һәм аңа ирешү өчен якташларыбызга гомерләре белән исәпләшергә туры килгән бәһаны искә төшерә.
Чарада район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре, хезмәт коллективлары әгъзалары, ветераннар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның туганнары, хәрби бердәмлек, яшь армиячеләр, мәктәп укучылары, иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Районның үзәгендәге Җиңүпаркы 1995 елның 9 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50 еллыгы уңаеннан ачылган иде. 2015 елда мемориалга реконструкция ясалды, 2020 елда – ремонт эшләнелде. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм исән-имин әйләнеп кайткан катнашучыларның исемнәре язылган стелалар паркның яме булып тора.
Парк территориясендә, мемориал янында өч Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының тулы кавалеры якташларыбызның бюстлары урнашкан.
«Атайсал» проекты кысаларында төрле гаскәрләргә – чик сакчыларына, диңгезчеләргә, десантчыларга, ракетачыларга һәм артиллеристларга һәйкәлләр урнаштырылган. «Газпром» җәмгыяте тарафыннан ил Президенты йөкләмәсе буенча тормышка ашырыла торган «Җиңү утын саклыйбыз» бөтенрусия проекты кысаларында Җиңүнең 80 еллыгына паркта Мәңгелек ут кабынды.
2023 елда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында Җиңү паркындагы мемориалга илтүче территория төзекләндерелде. Быел
шул ук программа буенча Республика көненә скейт-мәйданчык ачылды.
Ел дәвамында биредә Җиңү Көненә, Ватанны саклаучылар көннәренә һәм башка истәлекле даталарга багышланган тантаналы митинглар уза. Чараларда район халкы һәм мәгариф учреждениеләре укучылары, шул исәптән яшь армиячеләр, шайморатовчылар, беренчеләр хәрәкәте активистлары катнаша. Үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләнә.
Кызганычка каршы, махсус хәрби операция әле дәвам итә. Бүгенге көндә районыбыздан МХО зонасында 350дән артык батыр якташыбыз илебез мәнфәгатьләрен яклый. Без Бөек Ватан сугышы елларында сугышкан ата-бабаларыбызның каһарман өлгеләрен кадерләп саклыйбыз һәм бүген Ватаныбыз иминлеген тәэмин итүчеләр белән горурланабыз. Безнең хәрбиләребез куелган бурычларны намус белән үтәрләр, дип ышанабыз. Дөнья имин, күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын.
Автор фотолары