

Балакатай районыннан “Плотник” позывнойлы яраланган разведчик үз позицияләренә кайтыр өчен 12 км үткән. Бу хакта ул “Новый Белокатай” гәзите коррспондентларына сөйләгән.
Узган елның июнендә “Плотник” хезмәт иткән разведчиклар төркеме дошманның тирән тылына сугышчан заданиегә юлланган, дип яза басма. Төркем дрон-камикадзелар һөҗүменә дучар булган. Дрон кыйпылчыклары “Плотник”ны яраланган. Ул үзенә беренче медицина ярдәме күрсәткән, әмма ризыксыз һәм сусыз калган.
“Плотник” ике атна иптәшләре янына шуышкан. Ул төлкеләр өннәрендә һәм башка урыннарда яшеренгән. Кыргый алмалар белән тукланып, яңгыр суын эчкән.
Якташыбыз Русия гаскәрләре булган урынга барып җиткән. Аны Луганск халык республикасы госпитальләренең берсенә эвакуацияләгәннәр, аннары Ростовка озатканнар.
“Плотник” дәвалануын Башкортстанда дәвам иткән. Мәсәгуть район хастаханәсендә аңа аягына тагын бер операция ясаганнар. Хирурглар кыйпылчыкларны алган.
“Плотник” фронтта 5 тапкыр яраланган, әмма тернәкләнгән саен ул янә яу кырына әйләнеп кайткан.
Хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен ул II дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен»” “Батырлык өчен” һәм “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре белән бүләкләнгән.
“Плотник” Оборона министрлыгы белән 2024 елның гыйнварында контракт төзегән. Фронтта ул Покровск юнәлешендә сапер булып эшләгән, ә аннары аны штурм полкы разведка ротасына өлкән разведчик вазифасына күчергәннәр.
СВО зонасында якташларына ярдәм итәргә теләгән Башкортстан халкы РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи ала. Хезмәтнең беренче елында аларга 3 920 000 сум акча каралган. Айлык хезмәт хакы 210 мең сумнан башлана. Элегрәк Башкортстан Башлыгы СВОда катнашуга контракт төзегәндә 2025 елның 30 ноябренә кадәр бер тапкыр бирелә торган 1 млн сум түләүләрнең гамәлдә булуын озайтты. Тулырак башбат.рф сайтында.
Чыганак: bashinform.ru