Махсус хәрби операция
10 Ноября 2025, 07:58

“СВО зонасында гашыйк булырмын дип уйламаган идем...”

Мәхәббәткә киртәләр юк. 

СВО зонасында урнашкан Оборона министрлыгы госпиталендә  “Вата” позывнойлы  шәфкать туташы “Ахмат” спецназы сугышчысына гашыйк булган һәм соңрак үзе дә шул подразделениегә күчкән.

“Мин госпитальдә хезмәт итә идем, беренче эвакуацион линиядә. Булачак ирем белән шунда таныштым. Аны безгә яралангач алып килделәр, госпитализациядән баш тартты. Госпитальгә килеп йөрде, мин аның бәйләвечләрен алмаштырдым, карадым, авыртуны баса торган уколлар кададым”, – дип сөйләгән “Вата”.

Мәхәббәтен СВО зонасында очратыр дип уйламавын  өстәп әйткән ул. Сугышчы белән шәфкать туташы бергә булырга уйлагач, “Ахмат” спецназы командирлары аларга фронтның бер линиясендә бергә булырга ярдәм иткән. “Вата” билгеләвенчә, аның спецназга күчеше 2023 елның мартында тәмамланган. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас