"Ленин" позывнойлы яугир Суворов медале белән бүләкләнде

Заман геройлары махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын лаеклы үтиләр, гаять зур рухи көч һәм  батырлык өлгеләре күрсәтәләр

"Ленин" позывнойлы яугир Суворов медале белән бүләкләнде"Ленин" позывнойлы яугир Суворов медале белән бүләкләнде
"Ленин" позывнойлы яугир Суворов медале белән бүләкләнде

"Ленин" позывнойлы  якташыбыз махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән бирле алгы сызыкта. Шәйморатов исемендәге батальонда хезмәт итә.

Шул вакыт эчендә ул берничә тапкыр яралана, ләкин дәваланып, яңадан хәрби иптәшләре янына сафка баса.

Шушы көннәрдә Русия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби батырлыклары һәм фидакарьлеге өчен “Ленин” Суворов медале белән бүләкләнде.

Бу яугирнең  беренче югары бүләге түгел: хезмәттәге аерым уңышлары өчен ул  Шайморатов медаленә лаек булган.

Аның ныклыгы, чыдамлыгы һәм батырлыгы һәркем өчен үрнәк! Якташыбызны җиңү белән көтәбез!

Фото: https://vk.com/yamaleev_rf

"Ленин" позывнойлы яугир Суворов медале белән бүләкләнде
"Ленин" позывнойлы яугир Суворов медале белән бүләкләнде
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас